Татарстан мөфтие Чуашстанда ядкарьләр күргәзмәсен карады

16 июнь 2015 ел 10:36

15 июньдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Чуашстанның Шыгырдан авылындагы “Өч сәхабә” мәчетендә булды. Мөфти хәзрәтләре биредә  Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Дагыстан мөфтияте оештырган Пәйгамбәребез салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә кагылышлы ядкарьләр күргәзмәсен карады. Мөфти Камил хәзрәтне ядкарьләр белән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов таныштырды.

Күргәзмәдә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) шәхси әйберләре куелган. Шунысын истә тотарга кирәк, бу әйберләр берсе дә табыну әйберләре түгел. Алардан ярдәм сорарга да ярамый, ярдәм итүче  бары Раббыбыз гына. Пәйгамбәребезнең шәхси әйберләре булганга күрә, аларга хөрмәт белән карарга кирәк.

Ядкарьләр безнең көннәргә сәхабәләрнең, тәбигыйннәрнең, тәкъва мөэмин-мөселманнарның хөрмәтләп, саклап тотуы аркасында килеп ирешкән.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт күргәзмәне караганда, әнә шундый фикерләр җиткерелде. “Тарихыбызны белү, өйрәнү безнең бурыч. Һәркайсыбызга да Пәйгамбәргә кагылышлы буыннардан-буыннарга тапшырылган экспонатларны якыннан күрү бик зур шатлык. Шуңа күрә дә бу күргщзмә мөселманнарда зур кызыксыну уята”, - диде ул.

Күргәзмә 15-17 июнь көннәрендә эшли.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана