Әлмәттә кызлар өчен мөселман лагереның беренче сменасы тәмамланды

16 июнь 2015 ел 14:40

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә 1-14 июнь көннәрендә 7-15 яшьлек кыз балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Биредә кызлар ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын, Коръәнне тәҗвид белән дөрес укырга өйрәнделәр. 

Тәрбиячеләр булып мәдрәсәнен 1 һәм 2 курс шәкерт кызлары эшләде. Алар  балаларны төркемнәргә бүлеп укыттылар: мәдрәсәгә әле беренче ел гына килгән балалар гарәп хәрефләрен өйрәнеп, сүзләрне кушып укый башладылар, ә Коръәнне укый белүче кызлар сүрәләрне ятлауны дәвам иттеләр. Шулай ук тәрбиячеләр балаларга пикниклар оештырдылар, шәһәр паркына сәяхәт иттерделәр, төрле мастер-классларда катнаштырдылар, төрле викториналар үткәрделәр. Кызлар бик мавыгып кыягаздан чәчәкләр, тозлы камырдан бүләкләр  ясарга өйрәнделәр.

13 июнь көнне лагерьне ябу тантанасында кызлар әти-әниләре алдында чыгыш ясадылар: ятлаган сүрәләрен сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр.  Әниләр, әбиләр оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. 

Тәрбияче шәкерт кызлар  һәм балалар бүләкләргә ия булдылар.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана