16 июньдә Татарстан мөфтиятендә Дагыстан мөселманнары Диния нәзарәте делегациясе булды. Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Әхмәд хаҗи Кахаев җитәкчелегендә килгән кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кабул итте.
Очрашуда сүз үзара хезмәттәшлек итү, элемтәләр кору хакында барды. Моннан тыш дин әһелләре Чувашия республикасы Шыгырдан авылында оештырылган күргәзмә хакында сөйләштеләр. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) шәхси әйберләренә багышланган күргәзмәдә Камил хәзрәт биргән экспонатлар – Кара таш кисәге һәм имам Раббани каберлеге япмасы да урын алды. Шулай итеп экспонатлар саны 15 кә җитте.
Калган ядкарьләр Дагыстаннан.