Казан шәһәренең “Ярдәм” мәчетендә ураза дәвамында күзләре күрмәүчеләр, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр, “Ярдәм” тернәкләнү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәм мәхәллә халкы катнашында ифтар мәҗлесләре уздырыла. Иман йорты каршында корылган шатырда көн саен 1000ләп мөселман ифтар кыла алачак.
Шатырны дини тематикадагы баннерлар белән бизәгәннәр, ифтар вакытында вәгазь, Изге Коръән уку һәм нәшидләр башкару өчен махсус аппаратура урнаштырганнар. ТР МДН рәисе урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов сүзләренчә, биредә һәр теләгән кеше ифтар мәҗлесе үткәрә ала, ә моның өчен “Ярдәм” мәчетенә мөрәҗәгать итергә кирәк.
Рамазан дәвамында ифтар ашларын үткәрүдә волонтерлар ярдәме дә кирәк. Әле изге һәм сәвәплы эштә катнашырга теләүчеләрне “Ярдәм” мәчетендә көтеп калалар.