Республика ифтары 26 июньдә уздырыла

26 июнь 2015 ел 15:26

26 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте  РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә өченче мәртәбә  “Республика ифтары”н уздыра. 5 мең кешегә исәпләнгән иң зур ифтар мәҗлесе  “Казан-Арена” стадионында үткәрелә.

Мөбарәк рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухый яктан пакьләнү, миһербанлылык, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Менә шул хакыйкатьне истә тотып, ТР МДН мөбарәк айны  “Рамазан-изге гамәлләр ае” шигаре белән уздыра. Рамазан ае дәвамында республиканың барлык мөхтәсибәтләрендә җирлектә яшәүчеләр өчен ифтарлар - авыз ачу ашлары үткәрелә.

Иң зур ифтар – республика ифтарына чакырылганнар арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар.

Ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның һәм башка мөхтәрәм дин әһелләренең  вәгазьләр сөйләве көтелә. Коръән  аятьләре яңгырап, догалар кылыныр, Алла боерса.

Стадионның махсус әзерләнгән урыннарында җәмәгать намазы укылачак. Шулай ук ТР МДН, “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан әзерләнгән социаль һәм рамазанга багышланган роликлар күрсәтү каралган.

Белешмә

Беренче республика ифтары 2011 елда Меңьеллык мәйданында 1500гә якын кеше катнашында узган иде.

Үткән ел  “Казан-Арена” стадионында үткәрелде. Барлыгы 2 меҗнән артык кеше җыелды. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана