Казан шәһәренең Кабан арты мәчетендә тәүге тапкыр “Рамазан чатыры” үз ишекләрен ача. 2015 елның 18 нче июнендә 20:00 сәгатьтә Кабан арты мәчете территориясендә (Казан шәһ., Һ.Такташ ур., 26 йорт) “Рамазан чатыры” исемле чара оештырыла. Биредә казанлылар мөселманнарның кунакчыллыгын күреп, аларның күпгасырлык мәдәнияты белән таныша ала. Чараны оештыручылар: ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми булышлыгы белән Кабан арты мәчете, Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе.
Бәйрәм ачылышында Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Республика Хөкүмәте һәм Казан шәһәре мэриясе вәкилләре, Россиянең традицион конфессия башлыклары чыгыш ясаячак. Рамазан ае турында музыкаль номерлар, уразага багышланган видеоматериал тәкъдир итү көтелә.
“Рамазан чатыры” – үзенчәлекле хәйрия һәм мәдәни-агарту проекты. Чатыр ишекләре 18 июньнән 15 июльгә кадәр, кунакларның милләтенә, диненә карамастан, һәркем өчен ачык. Теләгән барлык кеше дә тәмле милли ризыклардан авыз итә һәм үзенчәлекле мәдәни программаның шаһите була ала.
Чатырдагы һәр көн кабатланмас булачак, биредә 10 милли республика кичәсе, ятим сабыйлар өчен 3 балалар бәйрәме, Коръән уку бәйгесенә сайлап алу туры, мәдәният, мәгариф, спорт көннәре һ.б. бик күп чаралар планлаштырылган. Чатыр эшләү дәверендә анда 6 меңнән артык кунак кабул итү көтелә.
“Рамазан чатыры” – ислам мәдәнияты белән танышырга менә дигән мөмкинлек!