Уразаны ни боза?

18 июнь 2015 ел 14:37

Рамазан – ризыкның кадерен, мескен-ятимнәрнең хәлен белә, мәрхүмнәр рухына дога кыла торган ай. Сабыр итә торган, изгелек эшли торган ай килеп җитте. 

Хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуны теләрләр иде” (имам Табарани, Бәйһәкый).

Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәссәлләм болай дип әйткән: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфәлләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”, – дигән.

Аллаһы Тәгалә бу изге айда барлык мөселманнарга ураза тотрага боерган. Изге Коръәндә “Бәкара” сүрәсенең 183нче аятендә болай дип әйтелгән: “Әй, иман китергән кешеләр, сездән алдагы кавемнәргә фарыз булган кебек, сезгә дә ураза фарыз булды, уразаларыгызны тотыгыз, шаять, сез тәкъвалылардан булырсыз”.

Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләм: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибн Мәҗә), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге өчен яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез. Без шушы айда яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистартырга, күркәм сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене гаепләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакъ уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Аллаһның расүле салләллаһу галәйһи вәсәлләм әйткән: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”, – дигән (Бохари, Мөслим).

Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, Рамазан айларыбызны да, үзенә муафыйк булганча, изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки – акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.

Түбәндәге өч төрле эш уразаны боза:

     1) борчак кадәр генә булса да, берәр ризык яки дару йоту;

     2) бер тамчы кадәр генә булса да, су яки дару йоту;

     3) якынлык кылу.

 Ураза тоткан кешегә түбәндәге эшләр мөстәхәб (мактаулы гамәлләр) булып санала:

    1) таң атканчы, төнлә торып сәхәр ашау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Таң алдыннан сәхәр ашагыз, чөнки бу вакытта бәрәкәт бар” (Бохари);

    2) Авыз ачуны соңга калдырмау;

    3) Изге гамәл-гыйбадәтләрне арттыру;

    4) Изге Коръәнне уку һәм ятлау. Пәйгамбәребез (с.г.в.) изге Рамазан аенда Коръәнне бик күп укый иде (Бохари).

 Ураза вакытында көндезен түбәндәге 10 төрле эшне кылу мәкруһ (шелтәле) санала:

     1) файдасыз һәм әдәпсез сүзләр сөйләү;

     2) озак вакыт мунчада булу яки суга чумып коену;

     3) ризык һәм сагыз чәйнәү;

     4) берәр азыкка телне тидереп татып карау;

     5) авыздан үбү;

     6) ифтар кылмыйча, ике көн рәттән ураза тоту;

     7) авыруның артачагын белә торып ураза тоту.

    

Ураза тоткан кешегә түбәндәге 10 төрле эшне башкару дөрес санала:

     1) сатып алыначак малны татып карау;

     2) балага ризык чәйнәп бирү;

     3) күзгә сөрмә тарту;

     4) тешләрне пакъләү;

     5) кан алдыру;

     6) сөлек салдыру;

     7) госел коену;

     8) мунчага кереп, аягүрә тирләп чыгу.

Ният һәм ифтар догасы

Сәхәр ашап бетергәч, уразага ният кылына. Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”. Гарәпчә ният кылу мөстәхәб булыр: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Авыз ачканнан соң: “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”. Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл, дип дога кылабыз.

***

25 майда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр утырышы үткәрелде. Сөйләшү мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә узды. Дин әһелләре үзара киңәш тоткач һәм фикерләшкәч билгеле бер карарларга килделәр. 

Рамазанның беренче көне - 18 июнь. Беренче тәравих намазы республика мәчетләрендә 17 июньдә укыла. 

Рамазанның соңгы көне - 16 июль. 17 июльдә Ураза бәйрәменең беренче көне.

Җыелышта катнашучылар бертавыштан Татарстан мәчетләрендәге имамнар тәравих намазында 20 рәкагать укырга тиеш дигән фикергә килделәр.

Фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум бер кешегә. Кайсына бәйләп санарга икәнлеге фитыр сәдакасы түләүче ихтыярына калдырылган. 

Фидия сәдакасы - 200 сум. 

Зякәт нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум.

Фидия

Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр 

Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да ваҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

 ТҖ МДНнең дәгъвәт бүлеге 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана