Иске Суыксу авылында бишенче мәчет ачылды

18 июнь 2015 ел 15:05

17 июнь көнне, Рамазан аен каршылап, Буа районының Иске Суыксу авылында 5 нче мәчет сафка басты. Мәчет ачу бәйрәмендә район мөхтәсибе Илмир хәзрәт, Төркиядән килгән кунак Госман Нури,  “Хаҗилар” мәчете имамы Фәһим хәзрәт Сөләйманов, Суыксу мәчете имамы Линур хәзрәт Сабирҗанов, мәчетне төзүче Шәүкәт Хаҗанҗанов, авыл халкы катнашты.

Бәйрәм Госман Нури әфәнденең Коръән укуы белән башланып китте. Аннары бәйрәмгә җыелган авыл халкын  район мөхтәсибе Илмир хәзрәт мәчетле булулары белән тәбрикләде. Башка хәзрәтләр дә вәгазь сөйләделәр, мәчет төзүчеләр чыгыш ясады.

Чара авыл эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән мул табын артында тәмамланды.        

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана