Актаныш мөселман балалар лагерьлары ябылу уңаеннан сабантуй оештырылды

19 июнь 2015 ел 11:35

17 июнь көнне Актаныш районының Күҗәкә авылында мөхтәсибәт оештырган дини лагерьларның ябылу тантанасы балалар сабан туе итеп үткәрелде.

Күркәм чарада Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең  фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар хәзрәт Карибуллин мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен җиткерде, авыл мәхәлләсенә дип, имам Фәнил хәзрәткә “Хозур” нәшриятында басылган китапларны бүләк итте.

"Бүгенге мөбәрәк бәйрәм республика өчен дә яңалык. Балтач районы мөхтәсибәтендә балаларга дини тәрбия бирүнең матур үрнәге бар. Бүген Актаныш мөхтәсибәтендә авыл имамнары, җитәкчеләр,өлкәннәр, балалар катнашында оештырылган сабантуйны  күрергә, үзебез өчен өлге итеп алырга килдек", - диде ул.

Актаныш мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин Төркиядән килгән кунак – Гали хәзрәт белән таныштырды.

"Аллага шөкер, районыбызга инде өченче ел рамазан ае вакытында Төркиядән имамнар килә, райондашларыбызның дини гыйлемен арттыруда ярдәм итәләр. Быел Гали хәзрәт килде. Ике көн керфек тә какмаган хәзрәтебез балалар белән аралашу, аларны тәрбикләү өчен биредә дә катнаша",-  диде имам-мөхтәсиб.  

Гали хәзрәт Коръән аятьләрен укыганнан соң, Руслан хәзрәт ил-көнгә тынычлык, иминлек теләп, файдалы гыйлемнәр үзләштерүче балаларны тәбрикләде, рамазан аен кимчелекләрсез үткәрергә чакырып, тәравих намазының савапларын, тәртипләрен аңлатты.

Ике атна дәвамында барган дини лагерьда имам-мөхтәсибнең ярдәмчесе Раушан хәзрәт Хөснетдинов биш авылда балаларга  гарәп хәрефләрен, Корьән сүрәләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәтте. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана