Актаныш районы мөхтәсибәте уңайлы шартлар тудыру ниятеннән Җәмигъ мәчете каршында ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым чытырлар корды. Рамазан алдыннан уздырылган лагерьларны ябу тантанасында Руслан хәзрәт Мортазин райондашларын ифтар мәҗлесләрендә катнашырга чакырды.
Авыз ачу мәҗлесләрен үткәреп, савап алырга теләүчеләр күп. Әлбәттә, ифтарның соң булуы сәбәпле өй шартларында андый мәҗлесләр үткәрергә бераз көйсезрәк. Шуңа мәчеттә быел “Ифтар мәҗлесе өчен” дигән махсус тартмалар булдырылды. Теләге булган һәркем акчалата ярдәм күрсәтә ала, сәдака акчалары җәмәгать белән үтүче ифтар мәҗлесләре өчен тотыла.