Буада балалар "Шәкертләр бәйрәме"нә җыелды

19 июнь 2015 ел 12:13

17 июнь көнне Буа мөхтәсибәте Буа мәдрәсәсендә җәйге легерьне ябу тантанасы булып узды. Ул «Шәкертләр бәйрәме»  буларак үткәрелде. Чарада шәкертләргә дини сораулар бирелде, төрле конкурслар уткәрелде.

Җирлектәге эшмәкәрләр - Җәләлетдиновлар, Зәйнуллинар тарафыннан урамда балалар өчен батутлар, поп-кормнар әзерләнгән иде.

Шәкертләргә үзенең нәсыйхәтләрен  район мөхтәсибе Илмир хәзрәт  җиткерде,  киләчәктә дә шулай динле булып калырга өндәде. 

Бәйрәмне оештыручылар һәм катнашучылар  чараны уздыруга ярдәм иткән мәдрәсә җитәкчесе Рәшид Маликовка һәм балаларның ата-аналарына бик тә рәхмәтле, дип хәбәр иттеләр мөхтәсибәттән. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана