Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды “Сабыйга” акциясен игълан итте. Акция 18 июньнән башлап 16 июльгә кадәр дәвам итә.
“Сабыйга” акциясе кысаларында ятим сабыйларга кирәк-яраклар (подгузниклар, балалар ризыклары, пеленкалар һ.б.) җыела. Шулай ук акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр үзләренең сәдакаләрен “Сабыйга” дип язылган тартмаларга салып калдыра ала. Әлеге тартмалар түбәндәге адреслар буенча урнашкан:
Тукай урамы, 3;
Лобачевский урамы, 6/27.
Белешмәләр өчен телефон: 8987-27-52-959.