9 июнь көнне мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Буага сәфәр кылды. Ул башта Буа мәдрәсәсендә булып, шәкертләргә уңышлар теләде. Буа мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышты. Аннан соң мөфти хәзрәт Буа хакимиятендә район башлыгы Азат Касыйм улы, район мөхтәсибе Илмир хәзрәт белән очрашты. Очрашуда сүз җирлектә дини эшчәнлек алып бару турында барды.
Сәфәре кысаларында Камил хәзрәт авыл имамнары белән күреште. Рамазан аеның ни кадәр олуг, фазыйләтле ай булуы турында бәян итте. Тоткан уразаларның кабул булуын теләде. Шулай ук имамнарның сорауларына җавап бирде. Әлеге чарада актив дини эшчәнлек алып баручы имамнарга рәхмәт хатлары да тапшырылды.