Бөгелмә мөселманнары рамазан аена үзенчәлекле адым ясаганнар – автобусларга Коръән сүзләрен язып, гөнаһтан тыелырга чакыралар.
Ике автобуска рус һәм татар телләрендә болай дип язылган: “Коръәндә әйтелә: Исерткеч эчү – шайтан гамәленнән булган бозыклык һәм нәҗес, мондыйлардан сакланыгыз! Шаять, сез бәхетле булырсыз!».
Бөгелмә мөхтәсибәте хәбәр итүенә караганда, рамазан ахырына тагын шундый язуларны 4 автобуста күреп булачак.