26 июньдә “Казан Арена” стадионында өченче мәртәбә республикакүләм ифтар уздырыла. Әлеге республикадагы иң зур ифтар 5 меңгә исәпләнгән. Ифтарда вәгазьләр сөйләү, мөнәҗәтләр башкару һәм бергәләп җәмәгать намазын уку көтелә.
Иң зур ифтар – республика ифтарына чакырылганнар арасында республика дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятим балалар бар.
Ураза тотучы дин кардәшләребезне авыз ачтыруда һәркем катнаша, ярдәм итә ала. Бу уңайдан республика ифтары кысаларында “Изге гамәлләр яхшылыкка илтә!” дип аталган акция уздырыла. Акциядә катнашыр өчен 7715 номерыны “ИФТАР пробел 250” смс-хәбәрен җибәрергә кирәк.
Мөбарәк рамазан ае – барлык гөнаһлардан арыну, рухый яктан пакьләнү, шәфкатьлелек һәм юмартлык ае. Рамазан айларын бер-беребезгә ярдәм итешеп, михербанлы булып, сәдакаләр биреп уздырыйк! Изге гамәлләр яхшылыкка илтә!