Чаллы мәчетләрендә ифтарлар оештырыла, Коръән-хәтемнәр чыгалар

23 июнь 2015 ел 13:16

Чаллы шәһәрендә Рамазан ае актив башланды. Беренче тәрәвихларга, ифтарларга  ук йөзләрчә  мөселман тартылды. Мәсәлән, 17 июнь кичендә әле рәсми ачылырга да өлгермәгән “Сөембикә” мәчетенең беренче тәрәвихына 90 нан артык мөселман җыелды. Шунысы үзенчәлекле, ошбу мәчеттә тәрәвих намазларында Коръән-хафиз Акбарша хәзрәт имамлыгында Коръәнне тулысынча чыгарга карар иттеләр. Шуңа күрә биредәге һәр кичне бер җүз Коръән укыла.  Тәрәвих намазы сәгать ярымга сузыла. Башка мәчетләрдә  тәрәвих намазларын үткәрүгә Төркиядән килгән ике Коръән-хафиз да актив булыша. Шәһәребезнең калган мәчетләрендә Коръән өйлә намазына кадәр укыла. Аларда да тулысынча Коръән -хәтем чыгалар.  

Шәһәрдә 18 июньдә беренче зур ифтарны “Рамазан” мәчете уздырды. 54 нче мәктәп ашханәсендә бу кичне 130 кеше авыз ачты. Моннан соңгы көннәрдә күмәк ифтарлар “Ак мәчет”тә, “Туфан”да, “Тәүбә”дә, “Ихлас”та узды. “Тәүбә”дә һәм “Ихлас”та күмәк ифтарлар һәр көнне оештырыла. Күмәк ифтарлар барлык мәчетләрдә дә узачак. 

 Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин болай ди: “Аллага шөкер, быелгы Рамазан да актив башланды. Тәрәвихларга яшьләребез бик күп килә.  Әлбәттә, ошбу кызу көннәрдә картларыбызга бераз авырырак.  Әмма Аллаһы Тәгалә изге нияттә булучы һәркемгә ярдәмен бирә. Һәр мәчетебездә зур җанлылык. Күмәк ифтарлар бик күп халыкны җәлеп итә. Чөнки дин кардәшләребез аларга  авыз ачу өчен генә түгел, ә  вәгазьләнү, безне тагын да ныграк туплаучы  Рамазан аенда  өммәтебезнең бердәмлеген, көчен тою өчен дә килә. Шундый ният белән ел саен  шәһәрнең мөселман активы өчен   шәһәркүләм ифтар уздырабыз. Аңа да әзерлек эшен башладык". 

Көн саен “Күңел” радиосы, башка мәгълүмат чаралары  аша да халыкка вәгазьләр җиткереп торабыз. Уразаларыбызны ничек исәнлек-иминлек белән башлаган булсак, шулай кимчелек китермичә соңгы көненә кадәр тотып бетерергә һәм Аллаһның рәхмәтенә ирешергә һәрберебезгә насыйп әйләсен.

Хәлил Шәрипов 

Фотоларда: “Сөембикә” мәчетендә һәм “Нур Ихлас” мәчетләрендә  тәрәвих намазлары; “Рамазан” мәчете оештырган беренче ифтар мәҗлесендә; 

имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт (уртада) Төркиядән килгән Коръән-хафизләр Әмра Бозан һәм Мөхәммәд  Хәлил белән;

“Ак мәчет”тә һәм “Туфан” мәчетендә ифтар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана