Бүген, 23 июньдә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин ТР МДН тарафыннан оештырылучы ислам музее фондына татар шамаилен бүләк итте. Шамаилне ул мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батырга тапшырды.
Әлеге шамаилне Теләче районы Алан авылында яшәгән Исмәгыйь улы Гыйлметдин Исмәгыйлов ясаган. Шамаил аның гаиләсендә сакланган. (Автор үзе 1907 елда туган, мәрхүм). Бер гасыр чамасы элек язылган шамаил мәдрәсәгә узган елның көзендә авторның туганнары аша килеп ирешкән.
“Элеккеге заманнарда шамилләрне корым белән ясаганнар.. Корымны кырып каллиграфия үрнәген иҗат иткәннәр. Бу шамаил дә шундыйлардан. Аның күңел җылысы белән тырышып эшләнгәне яхшы күренә. Анда “Аятел Көрси” сүрәсе язылган”, - диде Ильяс хәзрәт.
Белгәнебезчә, ТР МДН тарафыннан оештырылучы Ислам музее фондына традицион татар шамаилләрен тапшыруны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлап җибәрде. Мөфти хәзрәтләре озак еллар сакланган шамаилне “Тынычлык” мәчете мәхәлләсе исеменнән "Минем гаиләмнең шамаиле" акциясе кысаларында тапшырган иде. Мөфти хәзрәтләре адымын дәвам итеп, “Ярдәм” мәчете мәхәлләсе исеменнән, Илдар хәзрәт Баязитов татар шамаилен бүләк итте.