Кабан арты мәчете ифтарында хаҗ турында җиткерделәр

24 июнь 2015 ел 11:55

22 июньдә “ДУМ РТ Хадж» хезмәткәрләре Кабан арты мәчетендә ифтар уздырырга ярдәм иттеләр. Әлеге ифтарда хаҗ программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов, РИИның шәригать факультеты деканы Рамазан Курамшин, ТР МДНнең халыкара элемтәләр бүлеге җитәкчесе Хәйдәр хәзрәт Камалетдинов, хаҗилар һәм башкалар катнашты.

Ифтар мәҗлесе вакытында хаҗ сәфәре хакында җентекләп сөйләнелде, фотолар, видеолар күрсәтелде.

Шулай ук “ДУМ РТ Хадж” программасы үзенчәлекләре турында җиткерелде.

Хаҗ – ислам нигезен тәшкил иткән олуг гыйбадәтләрнең берсе. Мөселманнарның Мәккәгә барып, шәригать кушканча билгеле бер гыйбадәтләрне үтәве, Кәгъбәтулланы зыярат кылуы изге хаҗ гамәле була.

Быел хаҗ сәфәре сентябрь урталарында башланыр дип көтелә. 2015 елда изге сәфәргә җыенучылар өчен виза алырга, документлар җыярга вакыт күп калмады. Шуңа күрә бу ниятне тормышка ашыру өчен әзерлек эшләрендә җәтрәк булу сорала.

Хаҗиларга куелган таләпләр.

- Чит ил паспортының яңа төре. Гамәлдән чыгу вакытта 6 айдан да ким булмаска тиеш.

- Россия паспорты копиясе.

- Участок табибыннан сәламәтлек хакында белешмәләр кирәк, дифтериягә, менингитка каршы прививкалар ясатылган булырга тиеш.

- 45 яшькә кадәрге хатын-кызны якын туганнарыннан булган ир-ат озата барырга тиеш. Аның яше 25 яшьтән кечерәк булмаска тиеш. Туганлыкны раслаучы документ кирәк.

- Бергә баручы ир белән хатынның никах таныклыгы булуы сорала.

- 2 фотография - 4x6 (ак фонда төсле. Хатын-кызларга яулык белән, ир-атларга баш киемсез). 

Хаҗны оештырганда изге сәфәргә баручыларның барлык теләкләре күздә тотыла.  Киң катлам халыкка хаҗ сәфәрен оптималь бәядән һәм югары сыйфат белән оештыру максатыннан “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы елдан-ел камилләшә бара. Хаҗ программасы Россия Хаҗ шурасы стандартларына туры килә: ул җиренә җиткереп эшләнүе һәм ышанычлы булуы белән билгеле.

«ДУМ РТ Хадж»ның рәсми сайты –  dumrt-haj.ru

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана