Әлмәттә яшәүче күрмәүче мөселманнар Рамазан аенда Казандагы “Ярдәм”үзәгендә реабилитация узалар. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, "Ярдәм" фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов чакыруы буенча Әлмәт шәһәреннән 5 күрмәүче мөселман Рамазан аенда "Ярдэм" үзәгендә реабилитация уза.
Күрмәүчеләрне Казанга илтәр өчен Әлмәт районы мөхтәсибәте автобус белән тәэмин итте, шулай ук мөхтәсибәт вәкиле һәм шәфкать туташы аларны озата барды.