Баулы шәһәрендә узган ифтарда Татарстан мөфтие катнашты

26 июнь 2015 ел 13:29

Кичә кичен Баулы шәһәренең “Өмет” мәчетендә узган ифтар мәҗлесендә олы кунаклар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, район башлыгы Рамил Гатиятуллин катнашты.

Ифтар башланыр алдыннан Камил хәзрәт район башлыгы озатуында “Гали” мәчетендә мәчетләрнең попечительләр советы белән очрашты.

 Аллаһның барлыгына һәм берлегенә ышанып, иман китергән, көнозын ураза тотканнан райондашларыбыз өчен “Өметкә” җыелып ифтар кылу үзе бер бәйрәм булды.

Бердәмлекне, туганлыкны арттыручы мондый кичәләр Рамазан аенда шәһәребездә еш үтә, шулай да бу кич үзгә иде. Баулы мөселманнары өчен республика мөфтие Камил хәзрәтнең катнашуы, авыз ачканнан соң Корьән укуы, бер табын артында утырып, аның вәгазен тыңлау, иң яхшы мөнәҗәт укучы дип танылган Дагстан кешесе Мөхәммәт Шәфинең азан әйтүе, мөнәҗәт укуы ифтарны тагын да күркәмрәк итте.

Якташларын район башлыгы Рамил Гатиятуллин да сәламләде.

– Бердәм булыйк. Дин белән бергә булсак, эшләребез дә барыр, районыбыз да күтәрелер, – диде район җитәкчесе.

Ифтар киче турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасының алдагы санында укырга һәм Баулы телевидениесе “Хәбәрләр”енең 30нчы июнь чыгарылышында карарга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана