Республика күләмендәге өченче ифтарда 5 меңгә якын мөэмин мөселман катнашты

26 июнь 2015 ел 15:30

Бүген, 26 июнь көнне, Универсиадага дип төзелгән гомуммәгълүм “Казан-Арена” стадионында III республикакүләм ифтар үткәрелде.

Шәригать кануннары буенча киенгән халык сәгать кичке 8дә стадионның медиафасад ягыннан керү турысында куркынычсызлык таләпләре буенча тикшерү үтеп сөзелгәч, волонтерлар өләшеп торган су тутырылган шешәләр алып, сабыр гына ифтар үткәреләсе мәйданчыкка таба атлады.

Кол Шәриф җәмигъ мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов ачык һавада гавами вәгазьләр сөйләп, ата-бабадан мирас булып калган пакь динебезгә – Ислам диненә тартылуның, бәндәләрнең Аллаһы Тәгалә алдындагы бурычлары, дини таләпләрне үтәүнең әһәмияте, рамазан аеның күркәмлеге-кадере, мохтаҗларга ярдәмләшүнең әҗер-савабы турында аңлатып, мөхтәрәм җәмәгатьне изге гамәлләр кылырга өндәде. Аннары III республика ифтарына килгән Дагстан делегациясе вәкиле – шушы якның танылган мөнәҗәтләр башкаручысы Мөхәммәд Шәфи азан әйтеп, мөселман өммәтен ахшам намазына чакырды.

Стадионның икенче катында ачык һавадагы киң урында намазга тезелүче ир-егетләрнең алдагы рәтендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, югары мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстанның үзенең һәм кунак булып читтән килгән дини даирә вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, күп санлы мөселманнар һәм мөслимәләр арасында яшьләрнең аеруча күп булуы, шулай ук күп балалы гаиләләр, инвалидлар, сукыр һәм начар ишетүче, ягъни ярдәмгә мохтаҗлар катнашуы үзенә күрә күңелле манзара рәвешендә хәтергә кереп калды. Кергәндә кабул итеп алынган көмештәй су белән авыз ачуга ук башланган гавами намаз исә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан башлап укылды.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, республика ифтарын Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, РФ Мөселман эшкуарлары ассоциациясе, “Казан-Арена” стадионы дирекциясе белән берлектә, уздырды, анда күп санлы волонтерлар эшләде. Быел республикадагы иң зур ифтар 5 мең кешелек итеп әзерләнсә, чынлыкта, кеше алай ук булмады, хәер, аз да түгел иде. Татарстан мөхтәсибәтләреннән бирегә автобуслар белән ерак араларны якын итеп килгәннәрен дә билгеләп үтү зарурдыр.

“Казан-Арена” стадионының җәмәгать тукландыру урыннарында, былтыр шундый ифтар уздырган турыда, озын итеп берничә рәт тезелгән өстәлләргә исә тәгам ризык кеше саен ланч-бокслар рәвешендә дә өлешләнгән (анда  уңган куллар бик тәмле итеп пешергән пылау, яшелчә, казылык, киптерелгән җиләк-җимешләр - йөзем, хөрмә һәм сары җимешләр), уртак куелган камыр ризыклары, яңа өлгергән җиләк-җимешләр, сулар да мулдан иде. Ризыкланган кешеләр тирә-ягындагылар белән сүз катып, үзара танышты, ураза тота алуларына куанышып, тыныч кына дин тоту мөмкинлеге биргән иң югары даирә җитәкчеләрне канәгатьлек белән телгә алды, шуның кадәр зур һәм күркәм ифтар оештырып үткәрүчеләргә рәхмәт әйтте. Түбән Кама мөхтәсибәтеннән килгән кунаклардан, матбугат аша рәхмәтебезне җиткерегез, дип йөкләүчеләр дә булды.

Искәртеп үтик: республика күләмендәге беренче ифтар 2011 елда Казанның Меңьеллык мәйданында 1500гә якын кеше катнашында узган иде, икенче ифтар былтыр башкаланың “Казан-Арена” стадионында 3 мең кешегә әзерләнде һәм анда барлыгы 2 меңнән артык кеше җыелды, өченче ифтар исә 5 мең кешегә дип әзерләнгән. Былтыр республика ифтарыннан соң журналистлар белән аралашкан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, киләсе 2015 елга ифтарның Казанда Россия күләмендә итеп уздырылуы да бик мөмкин, дигән иде. Бу юлы Дагстан, Чечен республикаларыннан, Мәскәү һәм Россиянең кайбер башка төбәкләреннән мөселман дин әһелләре килүен исәпкә алсак, мөфти хәзрәтләре ниятләгәне гамәлгә ашмаган дип булмый. Камил хәзрәт Сәмигуллин алга таба республикакүләм ифтарның тагын да күләмлерәк булырына өмет баглавын белдерә.

Быелгы ифтарда 5 меңләп кеше, ә моннан 3 дистә генә ел элек Казанда түгел, тулаем Татарстанда да шуның кадәр ураза тотучы юк иде, димәк, без бергәләп, бер-беребезгә терәк булып, Аллаһы Тәгаләнең таләбен үтибез, дип билгеләп үтте Тәлгать хәзрәт Таҗетдин бу мәсьәләдә.

Тагын шуны да искәртик: 17 июльдә (җомга) Ураза гаетенең беренче көне, Корбан гаете исә 24 сентябрьгә (пәнҗешәмбе) ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Указы белән билгеләнгән. Гаетләр исә 3әр көн рәттән бәйрәм ителә.

Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитыр сәдакасы өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип тә сәдака бирә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте биргән белешмә буенча "Татар-информ" рамазан уразасына кергәндә хәбәр иткәнчә, фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенгән иде.

Фитыр сәдакасы бер кешегә, арпа бәясенә карап, - 100 сум, йөзем бәясенә карап, - 500 сум.
Фидия сәдакасы - 200 сум.
Нисаб көмеш (592 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 18 мең сум.
Нисаб алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә – 170 мең сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасы түләргә тиеш була. Фидия – ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр 
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен, мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә.

Казан, 26 июнь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана