Казанның Кабан арты мәчетендә ятим балалар өчен ифтар мәҗлесе үтте

29 июнь 2015 ел 10:06

27 июньдә Казанның Кабан арты мәчетендә ятимнәр өчен ифтар үтте. Рамазан чатырына Дәрвишләр бистәсендәге мәктәп-интернатта тәрбияләнүче балалар чакырулы иде.

Балалар бирегә үзләренең кул эшләре белән килде. Мәҗлес барышында ифтарга килүчеләр арасында балаларның кул эшләрен сату буенча аукцион оештырылды.  Кайбер аукционга куелган эшләрнең бәясе 6 мең сумга кадәр җитте. Кергән акчалар мәктәп-интернатны тәэмин ителүгә тотылачак.

Соңыннан Кабан арты мәчете имамы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллин бабаларга хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде һәм киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләде. Балаларга махсус күчтәнәчләр таратты һәм бергәләп дога кылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана