Камил хәзрәт республика ифтарыннан соң волонтерлар белән аралашты

29 июнь 2015 ел 15:48

Өченче мәртәбә уздырылган республикакүләм ифтарда 320 волонтер катнашты. Әлеге 5 мең кешелек ифтарны оештыруга алар үзләреннән зур өлеш керттеләр.  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ифтардан соң волонтерлар белән шәхсән аралашты һәм рәхмәтен белдерде.

“Татарстан мөселманнары һәм үз исемемнән  зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез бик зур булды.  Кунакларны, ифтарга килүче мөселманнарны да каршы алдыгыз, табынга ризыклар да өләштегез, һәркайсыгыз ифтар матур булып үтсен өчен тырышты. Аллаһы Тәгалә үзегезне дә ярдәменнән ташламасын”, -диде мөфти. Аннары исә яшьләр мөфти хәзрәтләре белән бергә истәлеккә фотоларга төштеләр.

“Волонтерлар арасында Казанда укучы чит ил студентлары да, районнардан махсус килүчеләр дә, хәтта бөтен гаиләләре белән шушы волонтерлар хәрәкәтенә кушылучылар да бар иде. Башта Изге Болгар җыены көнне оештырылган чараларда алар бик нык ярдәм иттеләр. Болгарда ныклап, аралашып-танышып безнең рәтләргә баскан волонтерлар зур ифтарда да төп эшләрне башкардылар.  Безне, барчабызны, башкаларга ярдәм итәргә тырышу, матур итеп җыен, ифтар үткәрү нияте берләштерде”, - диде, волонтерлар белән җитәкчелек иткән нәзарәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана