Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфтияттә һәм Кол Шәриф мәчетендә Дагыстан Республикасы башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәд Мөхәммәдовны ТР МДН эшчәнлеге белән таныштырды. Дагыстаннан килгән кунакны аеруча нәзарәт тарафыннан нәшер ителүче китаплар һәм яшьләр белән эшләү юллары кызыксындырды.
Камил хәзрәт нәзарәттә Коръән бүлеге булдырылуы һәм әлеге бүлек тарафыннан Коръән ятлау түгәрәкләре оештырылуы хакында сөйләде. Түгәрәкләргә өлкәннәр дә, балалар да йөри ала. Монна тыш Кол Шәриф мәчетендә тәүлек дәвамында Изге китап укылуы хакында әйтте. "Казан басмасы"ның яңа нөсхәсе нәшер итүгә әзерләнүен белдерде.
Дин әһелләре һәм кунаклар Кол Шәриф мәчете белән танышкач намаз укыдылар