29 июньдә Чаллы шәһәренең “Ак мәчет” мәдрәсәсендә галимнәр шурасының утырышы булды. Ул үткән уку елына йомгак ясау максатыннан оештырылды. Чара мәдрәсә директоры Рөстәм хәзрәт Шәйхивәлиевнең сәләмләү сүзләре белән башланып китте.
Утырышта катнашучылар 2014/2015 уку елы шактый уңай нәтиҗәләр белән тәмамлануын билгеләделәр. Мәдрәсәдә 2015 елның март аенда Россиякүләм үткән конференция турында да сүз булды. Төркем җитәкчеләре, мөгаллимнәр шулай ук эшчәнлек нәтиҗәләре белән бүлеште.