Татарстан мөфтие катнашында журналистлар ифтары үткәрелде

30 июнь 2015 ел 23:30

30 июньдә каләм әһелләре Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырган журналистлар ифтарына җыелды. Ифтарга дини темага язучы һәм мөселманнар тормышын яктыртучы 80гә якын журналист чакырылган иде. Әлеге ифтар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның каләм әһелләре белән аралашуыннан, аларның сорауларына җавап бирүеннән башланып китте. Авыз ачканнан соң җәмәгать намазы укылды. Аннары үзара сөйләшү, фикер алышу дәвам итте.

Чарада мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр,  Дагыстан Республикасы башлыгы ярдәмчесе Мөхәммәт Мөхәммәтов, “Татмедиа” агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Казан мэриясенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Илнур Шакиров, “Ватаным Татарстан” газетасы мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, “Казан Утлары” журналы редакторы Илфак Ибраһимов һәм башка басмалар мөхәррирләре, журналистлары катнашты. Чараны мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин алып барды. Шуны да әйтергә кирәк, ифтарга Татарстан каләм әһелләре генә түгел, Дагыстан, Мәскәү журналистлары да килгән иде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт журналистларга рамазан аеның мөбарәк бер ай булуы хакында аңлатты һәм бүгенге көндә журналистлар җәмгыятьтә зур роль уйнавына басым ясады. Мөфти хәзрәтләре, шулай ук, рамазан дәвамында Татарстан мәчетләренә яшьләрнең күп йөрүенә игътибар юнәлтте.  Мөбарәк ураза аенда үзара аралашырга, дустанә мөнәсәбәтләр корырга һәм мәрхәмәтле булырга чакырды.

Дагыстаннан килгән кунак исә рәхмәт сүзләрен әйтеп, соклануын белдерде. “Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов, мөселман өммәтен җитәкләүче Камил  хәзрәт Сәмигуллин республикада яшәүчеләр өчен бөтен тырышлыкларын куялар. Мөселманнарны берләштерү, аларны кайгырту юнәлешендә башкарылган эшләр белән танышып һәм сезнең кунакчыллыкны күреп бик сокландым. Безгә, дагыстанлыларга сездән шактый өйрәнергә, үрнәк алырга кирәк”, - дигән сүзләрне әйтте.

Ифтар кысаларында журналистлар Татарстан мөфтияте эшчәнлеге белән дә таныштылар. Моннан тыш рамазан белән котлар аларга нәзарәтнең "Хозур" нәшрият йорты бастырган китаплар һәм "Шура" альманахының соңгы саны өләшенде. 

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең соңгы елларда алып барган эшчәнлеге турында кыскача мәгълүмат

Республикабыз күпдинле һәм күпмилләтле төбәк. Татарстан Россиядә һәм чит илләрдә төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр корган толерант республика буларак билгеле.

Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республикабызда яшәүче мөселман өммәтен генә түгел, бөтен Татарстан халкын кайгыртып, дәүләт җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары, төрле конфессия әһелләре белән тыгыз элемтәдә эш алып бара.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан динебезне дәгъватлаган, зурлаган һәм мөселманнарның ихтыяҗларын күз алдында тоткан күп сандагы проектлар тормышка ашырыла.

-           2015 елның 2 гыйнварында Кол Шәриф мәчетендә Коръән-хафизлар чиратлап Коръән укый башладылар. Изге китап тәүлек дәвамында, көннәр, атналар, еллар дәвамында бертуктаусыз укыла. Онлайн-трансляцией dumrt.ru,   islam-today.ru сайтлары аша бара. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә беренче мәртәбә туктаусыз Коръән-хәтем чыгу мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин инициативасы белән оештырылды. Коръән-хәтем чыгуны да ул, Коръән-хафиз буларак, үзе башлап җибәрде.

-           Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: "Коръәнне башыннан ахырына кадәр укып чыгу ул Аллаһы Тәгаләнең нуры белән нурлану”, - ди. Татарстан дин әһелләре менә шул хакта уйлап, Коръән- хәтем чыгуны бабаларыбызның тарихи җире Болгарда да башлап җибәрделәр. Изге Болгар җыены көнне, 14 июньдә, Болгардагы Ак мәчеттә көндезге вакытта Коръән укыла.

-           14 июньдә, Болгар шәһәрендә Ак мәчеттә, Изге Болгар җыенын рәсми ачу тантанасы алдыннан, Россия мөселманнарының социаль доктринасына кул куелды. Әлеге документ Россия мөселманнары ихтыяҗларын күз алдында тотып эшләнде. Дөньяви карашлы кешеләр, башка дин вәкилләре өчен ул Ислам нигезләрен һәм төрле сораулар тудыра торган мәсьәләләрне ачыклауда ярдәмлек булып та тора. Ул мөселманнарның Россия дин әһелләре тарафыннан хупланган социаль позициясен күрсәтүче таныклык дип әйтергә мөмкин. Доктрина -мөселманнарның традицион дини ышануларына һәм ватанпәрварлык хисләренә таянган социаль гамәлләр нигезе.

-           4 гыйнварда Татарстанның Теләче районы,  Иске Җөри авылында инвалид балалар приюты рәсми төстә ачылды. Шулай итеп, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең алдагы өч елга планлаштырылган социаль эшләре кысаларында ятим һәм авыру балалар өчен приют булдырылды.

-           Ел саен 1500 кеше “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы ярдәмендә изге сәфәргә бара.  “ДУМ РТ ХАДЖ” программасы Согуд Гарәбстаны Хаҗ министрлыгының бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итүче Россиядә бердәнбер хаҗ-операторы. Татарстан хаҗ-операторының эше Согуд Гарәбстаны тарафыннан югары бәяләнде.

-           Ел саен Рамазан аенда “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе уздырыла. Акция кысаларында хәйрия чаралары, социаль роликлар ясала, хәйрия ифтарлары оештырыла. Бүгенге көнгә 16 социаль ролик ясалды, алар белән лучший-мир.рф сайтында танышырга мөмкин.

-           Быел өченче мәртәбә “Республика ифтары” уздырылды. Барлыгы 5 мең кеше килде. Беренче республика ифтары 2011 елда Меңьеллык мәйданында 1500гә якын кеше катнашында узган иде. Үткән ел  “Казан-Арена” стадионында үткәрелде. Барлыгы 2 меңнән артык кеше җыелды.

-           2013 елдан башлап, ТР МДНнең “Зәкят” хәйрия фонды төрле катлам кешеләргә ярдәм итүне оештыра. Бу вакыт эчендә 400дән артык кешегә ярдәм кулы сузылды. Фонд республиканың балалар йортлары, хастаханәләре өчен даими рәвештә төрле хәйрия чаралары уздыра. 

-           2005 елдан башлап, ТР МДНнең “Хәләл” стандартлар комитеты эшләп килә. Комитет тарафыннан Россиянең 32 төбәгеннән 300дән артык предприятие хәләл товар җитештерү турында сертификат алды.

-           ТР МДН патронажында “Ярдәм” мөселман уку-укыту һәм тернәкләндерү үзәге эшләп килә. 2006 елдан башлап Россиянең төрле төбәкләреннән биредә күзләре начар күргән 5000ләп кеше тернәкләндерү узды.

-           2013 елда ТР МДНнең “Хозур” нәшрият йорты оештырылды. Бүгенге көндә нәшрият тарафыннан татар дини-рухи мирасын тәшкил иткән китаплар, шулай ук бүгенге көн хәзрәтләре, галимнәре, мөгаллимнәре хезмәтләре бастырыла.  Дини уку йортлары өчен дәреслекләр нәшер ителә. “Хозур” карамагында 10 интернет сайт эшли, 5 мобиль кушымта гамәлгә кертелде. Моннан тыш татар имамнары өчен “Шура” альманахы, “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары чыгарыла. 2013-2014 елларда нәшрият тарафыннан 74, агымдагы елда 24 китап басылды.

-           Татарстан мөселман уку йортлары Уку-укыту методик берләшмәсе оештырылды. Әлеге берлекне Казан ислам университеты ректоры, мөфти урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин җитәкли. Уку-укыту-методик берләшмәнең төп эшчәнлеге – һәр мәдрәсәнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, Татарстандагы мөселман башлангыч һәм профессиональ урта уку йортлары өчен бердәм стандартлар төзү. 2013 елның 19 апрелендә бердәм стандартларны әзерләү һәм гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырылды. Профессиональ урта мөселман мәгарифе өч дәрәҗәгә бүленде: башлангыч, база һәм югары белем бирү дәрәҗәләре. Стандартлар мәгариф һәм фән министрлыгы экспертизасын уңышлы үтте. Стандартларны Татарстан мөфтие, ТР МДН рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин раслады (12.11.2014. №74 “Урта һөнәри дини белем бирүнең уку-укыту стандартларын раслау һәм гамәлгә кертү турындагы” боерыгы). Боерык нигезендә, 2015-2016нчы уку елыннан башлап, ТР МДНнә караган мәдрәсәләрдә шәкертләргә белем әлеге стандартлар нигезендә биреләчәк.

-           Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бу елның февраль аенда “Минем гаиләмнең шамаиле” акциясен игълан итте. Әлеге акция кысаларында беренче мәртәбә татар шамаилләренә багышланган Россиякүләм сәнгать конкурсы уздырылды. Конкурс 4 номинациядә игълан ителде:  «Традицион татар шамаиле», «Һәвәскәр каллиграфия», «Балалар иҗаты», «Гаилә ядкаре». Конкурска Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Казахстаннан, Австралиядән  барлыгы 300 эш кабул ителде.

-           ТР МДНнең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы күп сандагы дини сорауларны тикшерәләр, халыктан килгән мөрәҗәгатьләргә җавап әзерлиләр. Голәмәләр шурасының darulifta.tatar сайты булдырылды. “Хозур” нәшрият йорты “Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында нигезләмә”не бастырды.  Әлеге нигезләмәне ТР МДНнең Голәмәләр шурасы ел дәвамында  казыйлар белән берлектә әзерләде. Нигезләмә Татарстан мөфтие тарафыннан расланган. Бу нигезләмәгә  җомга, бәйрәм  намазларын үткәрү, җеназа уздыру, мәетне юу, кәфенләү, мәетне җирләү, зиярәт кылу, ифтар мәҗлесләре, исем кушу, Коръән ашы үткәрү кебек йолаларны үткәрү тәртибе язылган. Китап республиканың барлык имамнарына, шулай ук Татар имамнары форумында төрле төбәк дин әһелләренә таратылды.

-           ТР МДН эшчәнлеге һәм республикабыз мөселманнары хакында мәгълүматлар белән рәсми сайт dumrt.ru таныштыра. (vk.com/dumrt, www.facebook.com/groups/226199987422143/,  Instagram - dum_rt).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана