“Рамазан – изге гамәлләр ае“ акциясе кысаларында 27 июньдә Алабуга җәмигъ мәчетендә балалар өчен “Рамазан“ дип исемләнгән чара узды.
“Әлеге акциянең төп максаты: балаларны Рамазан ае белән таныштыру һәм аларга бәйрәм хисе тудыру”, - дип аңлатты Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов. Чарада Алабуга балалар йортында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиягә алынган балалар катнашты. Алар өчен төрле бәйгеләр һәм уеннар оештырылган иде, аннары Хәлим хәзрәт аларга Рамазан аеның бөеклеге, бу айда мөмкин кадәр күбрәк яхшылыклар, изгелекләр кылырга кирәклеге хакында сөйләде.
Бәйрәм ахырында барлык балаларга рамазан ае күчтәнәчләре таратылды.