Ядегәр авылындагы Габделхак мәчете төзекләндерелә

02 июль 2015 ел 11:32

Май аеннан бирле Кукмара районының  Ядегәр авылының  Габделхак мәчетендә кызу эш кайный. Заманында Ядегәр төбәге халкына дини гыйлем биргән, дин галиме Габделхак Каюмовның уллары, оныклары, энесенең матди ярдәме белән авыл мәчете төзекләндерелә.

“4х6 метрлы яңа янкорма төзелде, ул җирлегебездәге дүрт авылга мәдрәсә булыр, дип планлаштырыла. Аның тышкы өлешендә эш тәмамланып килә, ә эчке ягын әле агач белән тышлыйсы бар. Яңа янкорма өстенә 17 метр озынлыктагы яңа манара да куелды”, - диде Ядегәр авылының имам-хатыйбы Гаяз Сабирҗанов.

Ядегәр мәчетен төзекләндерү эшләрен Казанда яшәүче Мәмәшир авылы егете, үзе дә матди ярдәм күрсәткән Дамир Хисамиев җитәкли.

kukmor-rt.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана