"Хәләл" комитеты ифтар ашына җыйды

02 июль 2015 ел 12:59
"Хәләл" комитеты ифтар ашына җыйды

1 июньдә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек  үзәгендә ифтар ашы уздырды. Әлеге ифтарда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, комитет рәисе Марат Низамов, Россия мөселман эшкуарлары ассоциациясе җитәкчесе Марат Кабаев һәм әлеге оешма вәкилләре, комитет белән хезмәттәшлек итүче мөселман кардәшләребез катнашты.

Ифтар мәҗлесенә килүчеләр Камил хәзрәт җитәкчелегендә җәмәгать намазын укыдылар, догалар кылдылар.

“Хәләл” комитеты тарафыннан ифтарлар ел саен оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана