Чаллыда шәһәркүләм ифтар узды

02 июль 2015 ел 14:41

1 июльдә Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең  “Аш-Су” ресторанында мөселман активы өчен шәһәркүләм ифтар мәҗлесе оештырды. Анда 200 дин кардәшебез, шул исәптән шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Гамбәр улы Мәһдиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Татарстан Президенты аппараты хезмәткәре Илдар Җәмил улы Сәләхов, күрше шәһәр-район имам-мөхтәсибләре, шәһәр имамнары   катнаштылар.

Мәҗлеснең рәсми өлеше башланганчы, килүчеләр “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәриповның эчтәлекле вәгазен тыңладылар. Ул болай диде: “Тирә-яктагылар мөселманны, мин мөселман,  дигән сүзе буенча түгел, ә үз-үзен  тотышы, мөгамәләсе, тәкьвалыгы буенча мөселман икәнелеген  таный алсыннар,”- диде.

Мәҗлесне кереш сүз белән шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин ачты. Ул ифтарга килүчеләрне  изге Рамазан ае белән котлады, һәркемгә уразаны кимчелек китермичә ахыргы көненә кадәр тотып бетерү өчен сабырлык, түземлелек теләде.  Наил Гамбәр улы да мәҗлестә катнашучыларны изге Рамазан ае белән котлады. Ул моңа өстәп болай диде: “Вакыт табып ифтар мәҗлесенә җыелуыгыз өчен зур рәхмәт. Бер күрешү – үзе бер гомер. Бергә җыелып фикерләшәбез, сөйләшәбез, матур итеп аңлашабыз. Моннан 4 көн элек Президентыбыз Рөстәм Нургаи улы “КамАЗ”да акционерлар җыелышында булды. Мәскәүдән зур җитәкчеләр килгән иде – “Ростехнадзор”дан, “Внешнеэкономбанк”тан. Утырыш вакытында Рөстәм Нургали улы кунакларга әйтә: “Мин сезнең белән кичкә кадәр була алмыйм. Аңлыйм, “КамАЗ”да бик зур эшләр эшлибез. Әмма бүген стадионда безнең зур ифтар. Мин Президент буларак, мөселман буларак, анда катнашырга тиеш”.   Без, мөселманнар, шушы Рамазан аенда бер-беребез белән күбрәк аралашу, очрашу, аңлашу  өчен мөмкинлекләр табарга бурычлы. Аллага шөкер, бүген республикабызда эшләр, төзер өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Әле очрашкач сөйләштек – якшәмбе көнне яңадан очрашырга һәм мәчет биналарын төзекләндерү, Җәмигъ мәчете төзелеше хәлен ачыклау өчен нәрсәләр кирәк – карап, танышып шуларны ачыкларга кирәк”.

   Рөстәм хәзрәт Хәйруллин мәҗлестә катнашучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлауларын җиткерде, мөселманнарга Рамазан ае уразасын кимчелексез тотып гает бәйрәменә гөнаһлардан арынып   гөнаһсыз сабый  бала шикелле булып килергә чакырды.

Хәлил Шәрипов

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана