2 июль көнне Арчада зур ифтар мәҗлесе узды. Аны имамнар белән бергә район җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы уздырды. Ошбу чарага баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм күрше район мөхтәсибләре - Теләчедән Исмәгыйль хәзрәт һәм Сабадан Айнур хәзрәтләр дә килгән иде.
Мәҗлес Коръән аятләре укып, дога кылу белән башланды. Җәлил хәзрәт үтемле вәгазь сөйләде. Күрше районнан килгән кунаклар да үзләренең нәсихәтләрен әйтеп үтте.
Арча муниципаль районы җитәкчесе Илшат Габделфәрт улы имамнарга олуг ихтирамын белдереп рәхмәтләрен җиткерде.