Әлмәттә ифтарлар дәвам итә

03 июль 2015 ел 10:47

2 июль кичендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәребезнең үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге мәҗлестә хакимият вәкилләре, район һәм шәһәр имамнары, диаспоралар җитәкчеләре һәм шулай ук мәчеткә йөрүче мәхәллә халкы катнашты. 

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга ифтар оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм рамазан аеның фазыйләтләренә тукталды.

Айрат Хәйруллин үз чыгышында: "Рамазан ае - нәфесне тыю һәм рухи җиңү ае. Без, мөселманнар, бу айны шатланып көтеп алабыз. Безнен әби-бабайларыбыз кызу урак өстендә уразаларын калдырмаганнар, безгә алардан үрнәк алырга кирәк. Рамазан аенда җаннарыбыз сафлана, дөньяның фанилыгы аңлашыла. Бу ай безне берләштереп республикабыз һәм районыбыз файдасына эшләргә этәргеч бирә", - дип ассызыклады. Шулай ук ул шәһәребез һәм районыбыз имамнарына рәхмәтләрен җиткерде.

Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин әлмәтлеләрне республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга ифтар уздырган өчен рәхмәтләрен җиткерде. Шулай ук ул имамнарга үзенең нәсыйхәтләрен бирде, берләшеп эшләгәндә генә һәм  хәнәфи мәзхәбен пропагандалаганда гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булуны ассызыклады. 

Мәҗлес мул табыннар артында дәвам итеп, җәмәгать догасы белән тәмамланды.

Энҗе Хәсаншина, Әлмәт

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана