Камил хәзрәт: Хәзерге көндә дини куркынычсызлыкны саклау һәр мөселман өчен өстенлекле бер бурыч булырга тиеш

03 июль 2015 ел 16:06

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  2-3 июль көннәрендә Вена шәһәрендә “Дин һәм ышанулар иреге:  үзара хөрмәт һәм аңлашуга булышлык күрсәтү” дип аталган җыелышта катнаша.  Әлеге мөһим чарага Европаның  куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасына кергән 57 илдән рәсми вәкилләр, дини оешмалар җитәкчеләре җыелды.

Чарада төрле илләр вәкилләре дини иреккә кагылышлы мәсьәләләрне чишүдә һәм милләт, динара мөнәсәбәтләрне коруда туплаган тәҗрибәләре белән уртаклаша.

Европаның  куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасы өчен фикер, вөҗдан, дин һәм ышанулар ирегенә хокукларны тормышка ашыру, шулай ук үзара хөрмәт һәм аңлашып яшәүне тәэмин итү төп бурыч булып тора. Оешма тарафыннан 1975 елда кабул ителгән актта: “Оешма эшчәнлегендә катнашучы илләр кеше хокукларын һәм фикер, вөҗдан, дин һәм ышанулар иреген хөрмәт итәчәк”,- дип язылган.

Кызганыч, соңгы елларда Европаның  куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасына кергән төрле төбәкләрдә дини ышануларга хокуклар кысылган очраклар, шуның белән бәйле кеше хокукларын бозулар арта. Шул ук вакытта дини хокукларны яклаучы төрле программалар, хокукый адымнар ясала.

Европаның  куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек буенча оешмасы (ОБСЕ) уздыра торган ике көнлек утырышта фикер алышулар, сөйләшүләр өч сессиядә алып барыла.

1. Дин һәм ышанулар иреге хокуклары. Европа куркынычсызлык һәм хезмәттәшлек оешмасы төбәкләрендә үзара хөрмәт саклауга һәм аңлашуга булышлык итү: мөмкинлекләр һәм чакырулар.

2. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан конфенссияара өзлексез диалог өчен шартлар тудыру.

3. Дин һәм ышанулар иреге хокукларын,  үзара хөрмәт һәм аңлашуга булышлык күрсәтүне хакимият органнары, дини оешмалар, гражданлык җәмгыяте вәкилләре арасында диалог һәм хезмәттәшлек итү аша тормышка ашыру.

“Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан конфенссияара өзлексез диалог өчен шартлар тудыру” дип аталган сөйләшүдә катнашкан Татарстан мөфтие фикеренчә, дини конфессияләр өчен ирек мөһим, әмма бер үк вакытта шундый сорау да куярга кирәк: “Һәркемгә чикләнмәгән күләмдә ирек биргәндә, бу террорчы төркемнәр барлыкка килүгә сәбәп булмасмы?!”

“Тиешле һәм шикле белем алган кешеләрнең дини оешмалар җитәкчеләре булган вакытлар узды. Мөселманнар үзләре үк кирәкмәс идеологияләр белән килүчеләргә каршы. Хәзерге көндә дини куркынычсызлыкны саклау һәр мөселман өчен өстенлекле бер бурыч булырга тиеш”, - диде Камил хәзрәт.

Хәзрәт үзенең чыгышында динара диалоглар коруда Татарстанның тәҗрибәсе зур булуга басым ясады. “Бары тик Казанда гына мәчет белән чиркәү янәшә. Шәһәр үзәгендә яхүдләр мәктәбе эшли. Без даими рәвештә төрле конфессия яшьләре белән уртак чаралар уздырабыз. Хәтта яхүдләр, православлар безнең ифтар мәҗлесләренә киләләр. Яшьләрнең динара диалогка тартылуы һәм төрле милләтләр, диннәрнең тарихын белүләре бик мөһим күренеш”, - диде ул.  

Чыгышы вакытында Татарстан мөфтие нәзарәт эшчәнлеге белән дә таныштырды. Соңгы 20 елда гына Татарстанда 1500ләп мәчет төзелүе хакында әйтте. 

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана