Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында чаралар уздыру дәвам итә. Чираттагысы – Кукмара районы Камышлы авылында үткәрелде. Мөселманнар җыелып биредәге ташландык чишмәне чистарттылар.
Шактый еллар халыкны чиста, тәмле суы белән сыйлаган чишмәне, авылга заманча технологияләр килеп, торбалар аша су һәр йортка керә башлагач, чишмә янын таллар басып ала һәм сукмаклар үләннәр белән каплана.
Камышлы авылы халкы, ТР МДНнең яшьләр эшләре бүлеге һәм Рәдиф хәзрәт җитәкчелегендә Саба мөхтәсибәте яшь вәкилләре әлеге чишмә янын бердәм рәвештә артык магачлардан һәм үләннәрдән арындырдылар.
Соңыннан Камышлы авылы мәчетендә ахшам намазы укылды һәм ифтар ашалды.