Рөстәм Миңнеханов Ярдәм мәчетендә Татарстан мөфтиятенең социаль проектлары белән танышты

06 июль 2015 ел 10:58

5 июльдә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановны Ярдәм мәчетендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль проектлары белән таныштырды. Бирегә   Татарстан Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов ифтарга килгән иде.

Аерым алганда ул, биредә урнашкан күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәген карады, укучылар белән аралашты. Шулай ук Теләче районындагы ТР МДН патронажында эшләүче балалар йортында тәрбияләнүчеләр белән сөйләште. Мәгълүм булганча, балалар рамазан дәвамында мәчеттә кунакта.

Рөстәм Миңнехановны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин озата йөрде. Илдар хәзрәт  үзәк эшчәнлеге турында сөйләде, күзләре күрмәүчеләр өчен тудырылган шартларны күрсәтте.

Аннары барча кунаклар ифтарга җыелды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт ифтар вакытында Изге Коръән сүрәләрен укыды һәм туган җиребезгә, халкыбызга иминлек, бәрәкәт сорап дога кылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана