“Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.Медведевның Казандагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлегендә җәй көннәрендә балаларның, яшьләрнең ялын оештыру, аларны сәламәтләндерү һәм вакытларын файдага уздыру хакында сөйләштеләр. “Түгәрәк өстәл”дә төрле ведомстволар җитәкчеләре катнашты. Шулай ук Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булды.
Рөстәм хәзрәт сөйләшү барышында республика күләмендә җәй дәвамында мәчетләр каршында көндезге лагерьлар оештырылуы һәм авыл балаларының, шәһәрдән кунакка кайтканнарның аларга бик теләп йөрүләре хакында әйтте. Зәй, Сарман, Түбән Кама кебек районнарда лагерьлар, хәтта балалар кунып кала торган итеп тә уздырыла. "Алар өчен төрле мавыктыргыч уеннар оештырыла, әхлак, дин сабаклары өйрәтелә, төрле экскурсияләргә алып баралар. Тәрбия дә, гыйлем дә алалар, балалар мәшгуль дә булалар", - диде хәзрәт.