Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 20-26 июль көннәрендә Болгарда Мөселман яшьләре форумын уздыра. Җыенда республикадан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән, Кырымнан 100 гә якын яшь кеше катнашыр дип көтелә.
Әлеге форум төрле төбәкләрдә яшәүче мөселман яшьләренә элемтәләр урнаштыруга булышлык күрсәтү, татар халкы рухи мирасы белән таныштыру, республиканың мөхтәрәм дин әһелләре, шәхесләре белән аралашу һәм алардан киңәшләр, сорауларга җаваплар ишетү максатыннан оештырыла.
Җыен кысаларында лекцияләр, осталык дәресләре, тренинглар, спорт чаралары, экскурсияләр уздыру каралган.