8 июльдә Ислам мәдәнияте музее “Рамазан аенда ислам турында” дип аталган чарага чакыра. Мөбарәк рамазан ае хакында Татарстан нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров сөйләячәк. Аннары исә “Хәләл-харам” дип аталган уен оештырыла. Шулай ук чарага килүчеләр музей экспонатлары белән таныша ала.
Ислам мәдәнияте музее “Казан Кремле” музей-тыюлыгында, Кол Шәриф мәчетендә урнашкан. Тел.: (843) 567-81-52, 567-81-25