Теләчедә ифтарлар дәвам итә

07 июль 2015 ел 14:07

6 июль, дүшәмбе көнне Теләченең "Маяк" кафесында ифтар мәҗлесе уздырылды. 200 гә якын ураза тотучы дин кардәшебез җыелган чарада ТР МДН нең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов, имам- мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, авыл имамнары һәм башкалар катнашты. Хәзрәтләр җыелган халыкка вәгазьләрен, үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Шулай ук Ильяс Халиков башкарган мөнәҗәтләр  мәҗлескә бер ямь бирде.

Мәгълүм булганча, әлеге ифтар Теләче муниципаль районы башлыгы   И.Зарипов ярдәмендә узды. Район башлыгының рамазан ае дәвамында шулай берничә тапкыр ифтар уздыруы мәгълүм. Әйтик, ифтар имамнарга ай башында уздырылган. Бу юлы барча дин кардәшләрне җыйсалар, киләсе ифтарны яшьләр өчен аерым үткәрү күз алдында тотыла.

Теләченең  авыл мәчетләрендә дә ифтарлар оештырыла. Мәсәлән, 4 июль көнне Түбән Саурыш авылы мәчетендә 80 кешегә ифтар мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлес күңелле вә бик күркәм узды. Әлеге изге гамәлне оештыручылар Түбән Саурыш авыл яшьләре булды. Чарада шулай ук имам -мөхтәсиб Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм кунак буларак чакырылган Төркиядән килгән дин кардәшебез дә катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана