Гаилә – кеше бәхетенең нигезе

07 июль 2015 ел 15:50

Иртәгә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Ил күләмендә 2008 елдан бирле үткәрелә торган әлеге бәйрәм, шулай ук гаилә кыйммәтләренең әһәмияте турында бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта протоиерей Алексей Чубаков һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров бәян итте.

Алексей Чубаков искәртеп узганча, әлеге истәлекле көн христианнарның изгеләр исемлегендәге Муром князе Петр белән аның хатыны Феврония яклаучылары көне буларак билгеле. “Гаилә коручылар мин-минлекләрен корбан итеп, тормыш юлы буйлап бергә атлау өчен сайлап алынган кешенең авырлыкларын да үз җилкәсенә ала. Кызганыч ки, бүгенге яшьләр өйләнешүнең мәгънәсен, җаваплылык дәрәҗәсен тулысынча аңлап бетерми, – диде ул гаилә традицияләрен саклап, буыннан буынга күчерү заруриятен ассызыклап һәм: – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне яхшы, матур традициягә әверелсә иде”, – дигән теләкләрен җиткерде.

Гаиләдән башка чын бәхет була алмый – Рөстәм хәзрәт Батров шундый фикердә. “Еш кына без гаилә турында җәмгыятьнең икътисади өлеше буларак сүз йөртәбез. Чынлыкта исә гаилә – бәхетнең нигезе. Кеше күңеленең киңлеге нәкъ менә гаилә корып яши башлагач ачыла. Нинди генә купшы фатирда яшәмәсен, гаиләсе булмаса, ул – йорт-җирсез”, – дип билгеләп узды ТР мөфтиенең беренче урынбасары гаилә институтын сакларга кирәклегенә басым ясап.

Хәзерге вакытта никахсыз яшәүне хуп күргән яшьләр турында сүз йөрткәндә ул: “Никах – ул җаваплылык. Кеше никахсыз яши икән, димәк, үз өстенә җаваплылык алмый. Никахсыз гаиләдә бәхетле тормыш кору өчен мөмкинлек юк. Шуңа күрә гаилә коруны никахтан башлау мәслихәт”, – диде.

Рөстәм хәзрәт Батров ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең көн саен гаилә институтын ныгытуга өлеш кертүен билгеләп узды.

“Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне православие тамырларына ия булса да, без аны үзебезнең бәйрәм буларак кабул итәбез. Ник дигәндә, гаилә – православиелеләр һәм мөселманнар тарафыннан бер дәрәҗәдә кадерләнә торган байлык”, – дип сөйләде ул.

Рөстәм хәзрәт гаиләсез үсүче балаларның барлык конфессия вәкилләренең уртак фаҗигасе булуына игътибар юнәлтеп: “Алар арасында икеләтә кайгыртуга мохтаҗ физик мөмкинлекләре чикле сабыйлар бар. Без бу балаларны мөселманнарга яки проваславиелеләргә, иманлыларга һәм атеистларга бүлмибез. Быел гыйнвар аенда Теләче районында ятим һәм авыру балалар приюты эшли башлады. Аны эшләтеп җибәрүгә православиеле туганнарыбыз да үзеннән зур өлеш кертте”, – дип сөйләде ул.

“Татар-информ”, Ләйсән Исхакова

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана