“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясенең чираттагы чарасы Азнакайда үткәрелде

10 июль 2015 ел 11:15

ТР МДН оештырган “Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе дәвам итә. Акция чаралары нәзарәтнең яшьләр бүлеге тарафыннан Казан шәһәрендә генә түгел, республикабыз районнарында да үткәрелә.  9 июльдә Азнакай мөхтәсибәте яшьләре белән берлектә “Рамазан – изге гамәлләр ае” дип исемләнгән “Проектлар конкурсы” уздырылды.  Конкурс Рамазан ае башында игълан ителгән иде. Чараның үзенчәлеге шунда – яшь гаиләләр үзләренең Рамазан аен ничек уздырулары турында сөйләп кенә калмыйча, бала тәрбияләү турында да бәян иттеләр.

Бәйгене имам-мөхтәсиб Азат хәзрәт Талибуллин ачып җибәрде.  Хөкемдарлар тарафыннан барлыгы 12 эш каралды. Эшләр арасында төрле паннолар, махсус сәхифәләр, бер цикл тәшкил иткән эшләр, презентацияләр, хәтта тәгамнәр дә бар иде. Аларның барысы да балалар катнашында әзерләнгән, үз эченә тирән мәгънә алган. Ислам дине, Рамазан ае, Кадер киче, Коръән, изге гамәлләр кылу, Аллаһның рәхмәтенең чиксезлеге турында балалар үзләре сөйләп бирде. 

Конкурста җиңүчеләргә төрле номинацияләрдә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Соңыннан катнашучы балалар чәй өстәленә җыелды.

“Рамазан – изге гамәлләр ае” акциясе кысаларында бүген, 10 июльдә, чираттагы чара уздырыла. Мөселман яшьләре Бауман урамында халыкка рамазан хакында сөйләячәкләр. 

 Азнакай районы мөхтәсибәте ТР МДН яшьләр бүлеге белән берлектә “Рамазан – изге гамәлләр ае” гаилә проектлары конкурсында катнашырга чакыра.

МӨСЕЛМАННАР КУКМАРАДА ЧИШМӘ ЧИСТАРТТЫЛАР

МӨСЕЛМАН ЯШЬЛӘРЕ БАШКАЛА КУНАКЛАРЫНА РАМАЗАН ХАКЫНДА ҖИТКЕРДЕЛӘР

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана