Казанның Тынычлык мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең шәкертләренә азанны дөрес әйтү буенча дәресләр укыта башлады. Укулар рамазанның соңгы ун көнендә алып барыла.
Дәресләр тәмамлангач шәкертләр мөфти кулыннан диплом гына түгел, азан буенча иҗазәт алачаклар. Иҗазәт ул Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхабәләренә һәм Ислам тарихындагы беренче мөәзин Билалга барып тоташучы чылбырны дәвам итүне раслаучы дини документ.
Азанны дөрес әйтергә өйрәнүдән тыш, аны башкаруга кагылышлы гыйлемне дә үзләштерәләр. Татарстан мөфтие шәкертләр белән бергә танылган дин галиме Ибн әл-Габидинның “Рәддүл мухтар” китабыннан Азанга кагылышлы бүлекне укый.
Иҗазәт “бисмилла” сүзе белән башланып китә. Документта гыйлем алуның, ислам фәннәрен таратуның һәм гыйлемне чылбыр буенча – остаздан укучыга тапшыра килү мөһимлеге әйтелгән. Иҗазәттә остаз һәм аның укучысының исеме, Пәйгамбәрдн башлап чылбырны дәвам итүчеләр күрсәтелә. Ахырда остазның мөһере һәм имзасы куела. Азан буенча иҗазәткә остаз буларак Камил хәзрәт кул куя.
Мөфти үзе азан буенча иҗазәтне танылган шәех Габдрәхим Сәет Ликрим бин Нахилдан (Марокка) алды. Мөселман дөньясында иҗазәтле дин әһелләре дин гыйлемен саклаучылардан һәм башкаларга тапшыручылардан санала.