Бөгелмә үзәк мәчетендә район башлыгы Линар Закиров ифтар уздырды. 200 кешелек ифтарга мөселман кардәшләребез, кунаклар, дин әһелләре һәм башкалар җыелды. Ифтарда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин барча мөселманнарны мөфти Камил хәзрәт һәм шәхсән үз исеменнән рамазан белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Шәһәр мэрына исә истәлек бүләген тапшырды.
Район җитәкчесе социаль һәм хәйрия чаралары уздырган өчен мөхтәсибәткә рәхмәтен белдерде.