18-25 июльдә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе абитуриентлар өчен лагерь үткәрәчәк. Көндезге уку бүлегенә 9 һәм 11 сыйныфны тәмамлаган башлангыч дини белемнәре булган егетләр һәм кызлар кабул ителә. Егетләр һәм кызлар бүлеге аерым бинада урнашкан. Егетләр Әлмәт шәһәренең үзәк мәчете бинасында укыйлар, монда алар һәр көнне имамлык эше белән танышалар, Әлмәт мөхтәсибәте эшчәнлегендә актив катнашалар.
Мәдрәсә җитәкчелеге Коръән ятлауга, тирәнтен гарәп телен өйрәнүгә һәм дини белем алуга зур игъбар бирә. Шулай ук мәдрәсәдә укучыларның мәдәни үсешенә кирәк булган дөньяви фәннәр дә укытыла.
9 сыйныфтан соң мәдрәсәгә керүчеләргә кичке мәктәптә урта тулы белем алу мөмкинлеге бар.
Егетләр һәм кызлар бүлеге уку һәм яшәү өчен барлык уңайлыклары булган сыйныфлар һәм бүлмәләр белән тәэмин ителгән. Мәдрәсәдә иркен сыйныфлар, китапханә, ашханә, кер юу һәм юуну бүлмәләре, өч тапкыр ашату булдырылган.
Мәдрәсәгә укырга керергә теләүчеләргә абитуриентлар өчен лагерьдә катнашу мәҗбүри.
Укырга керергә кирәкле документлар исемлеге:
-аттестат копиясе;
-паспорт копиясе;
-4 фото;
-ИНН копиясе;
-СНИЛС копиясе;
-мед.справка (форма №086);
- мәктәптән характеристика;
- җирле мөхтәсибәт юлламасы (мөмкинлек буенча).
Адрес һәм телефоннар:
ирләр бүлеге: 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Ш. Мәрҗәни урамы, 82 “А”. Тел./факс:8(8553) 45-69-45;
кызлар бүлеге: Әлмәт шәһәре, Волгоградская урамы, 24. Тел: 8(8553) 43-74-88.