12 июльдә “Әбүзәр” мәчетендә Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Иң беренче сорау итеп, 17 июльдә шәһәр мәчетләрендә ураза бәйрәмен үткәрү тәртибе каралды. Ураза гаетен бәйрәм вәгазьләреннән башларга, гает намазыннан соң халыкны коймак, чәй белән сыйларга, балалар өчен төрле аттракционнар оештырырга карар ителде.
Көн тәртибенең икенче соравы - шәһәр халкына социаль ярдәмне көчәйтү максаты белән шәһәрнең мөселман эшмәкәрләрен аерым ассоциациягә берләштерү мәсьәләсе. Шушы эш буенча фикер алышынды. Булачак ассоциациянең Устав проектын төзү бурычы имам-мөхтәсибнең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, шәһәр Советы депутаты Әсхәт Галиевка тапшырылды.
Җыелыштан соң имамнар күмәк төстә авыз ачтылар. Ифтар мәҗлесен “Әбүзәр” мәчете оештырды.