14 июльдә сәгать 19.00 дә Кабан арты мәчетендә «Рамазан чатыры»нда мөселман хатын-кызларына багышланган ифтар уздырыла. Биредә мөслимәләр мәгариф, хәйрия, бизнес хакында сөйләшәчәкләр. Кунак буларак, “Йөрәктән йөрәккә” хәйрия фонды директоры Тереза Камалова, җәмәгать эшлеклесе Әлмира Әдиятуллина, дизайнер Җәмилә Сәлахова һәм башка бик күп актив, мөгаллим һәм төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешкән мөслимәләр чакырылган.
Ифтар чарасын Кабан арты мәчете ТР МДН, хөкүмәт һәм Казан мэриясе ярдәмендә оештыра.
Элемтәләр һәм өстәмә мәгълүмат өчен:
+7 927 407 77 37
info@kazan-ramazan.ru
www.kazan-ramazan.ru