"Иман" нәшрияты совет чоры имамына багышланган китап чыгарды

15 июль 2015 ел 14:44

19 июльдә сәгать  11.00 дә Казанның Апанай мәчетендә совет чорының күренекле дин эшлеклесе Әхмәдзәки Сафиуллин (1896-1995) турында китап презентациясе уздырыла. “Иман” нәшрияты  "Әхмәдзәки хәзрәт Сафиуллин" дип аталган китапны  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән "2015 ел - татар дин галимнәре елы"  кысаларында нәшер итте.

Әхмәдзәки Сафиуллин революциягә кадәрге күренекле Кизләү мәдрәсәсендә белем ала. 1970-1990 елларда ул чакта Казанда эшли торган бердәнбер мәчет – Мәрҗани мәчетендә имам була, 1980 елдан – СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте казые, Голәмәләр шурасы әгъзасы.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана