2015 елда «ДУМ РТ ХАДЖ» программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов инициативасы белән хаҗилар өчен яңартылган комплектлар бирәчәкләр. Үткән еллардан иң зур аерма – зур багаж сумкалар тәгәрмәчле булачак. Мондый тәгәрмәчле, яшел-сары төстәге сумкалар йөртергә күпкә уңайлы һәм югалмый.
Узган ел хаҗга баручылар арасында сораштыру уздырылды. Шул сораштыру нәтиҗәсендә гадәти сумкалар тәгәрмәчлегә алыштырылды.