Чаллыда беренче мәртәбә журналистлар ифтары уздырылды

16 июль 2015 ел 21:08

Шундый күркәм чара 14 июльдә «Аш-су» ресторанында үтте. Чаллы журналистлары катнашында ифтар ашы беренче тапкыр оештырылды. Ифтарда шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла һәм Мәлик хәзрәт тә катнашты. Чарага «Чаллы-ТВ», «Күңел» радиосы хезмәткәрләреннән тыш, «Шәһри Чаллы», «Якты юл», «Челнинские известия» басмалары, «Рен-ТВ» телеканалы журналистлары килде. Шулай ук ашта моннан берничә ел элек шәһәрнең массакүләм мәгълумат чаралары идарәсен житәкләгән Илаева Фәнилә Абдулловна, массакүләм мәгълумат чаралары белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торган шагыйрьләр, фән эшлеклеләре дә бар иде. Моннан тыш, әлеге чара турында «Күңел» радиосыннан ишетеп килгән шәһәрдәшләребез дә кичәбезгә ямь өстәде.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана