Чирмешән мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар ашы үткәрделәр.

16 июль 2015 ел 21:19

Чирмешән мәчетендә физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен ифтар ашы  үткәрделәр. Аны район инвалидлар җәмгыяте рәисе Илназ Газыймов оештырды. 
Мәҗлескә район авылларыннан  100дән артык кеше җыелган, картлар һәм инвалидлар йорт – интернатыннан да килүчеләр булган. Инвалидлар өчен мәчеткә керү юлында  вакытлыча пандуслар  ясаганнар. Транспорт чарасы булмаганнарны бирегә такси машиналары белән бушлай алып килгәннәр.

Чарада  Чирмешән мәчете имамы Хабир Ханов  Рамазан ае турында сөйләгән, вәгазь укыган. Инвалидлар оешмасы җитәкчесе мәҗлескә килүчеләрне киләчәккә планнары белән таныштыра. Соңыннан кунакларны табын артында тәмле ашлар белән сыйлаганнар. Истәлеккә китаплар да бүләк иткәннәр.

- Форсаттан файдаланып, бу чараны оештыруда безгә ярдәм кулы сузган күпсанлы игелекле якташларыбызга рәхмәтемне җиткерәм, - ди Илназ Газыймов.  


Гөлсирә Шәрифуллина, "Безнең Чирмешән"

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана